Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә гимназиясендә ачык дәресләр һәм мастер-класслар узган (фоторепортаж)

Мәктәп директорларының район семинары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

9 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясендә мәктәп директорларның район семинары булып узган. Укытучылар «Укучыларның дәрестә һәм дәрестән тыш оештыру эшчәнлеге» темасы буенча ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәткәннәр.

Мәктәп җитәкчеләре физик культура, инглиз теле, физика, рус теле буенча 15 минутлык дәресләрдә булганнар, укучыларының проект эшчәнлеге, БДИга һәм ТДИга әзерлек буенча белем бирү технологияләре белән танышканнар. Моннан тыш, финанс грамоталылыгы буенча уен-аукционда, психологик тренингта катнашканнар, мәктәп укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеге буенча «Үсеш ноктасы» күргәзмәсен караганнар.

Гимназия тарафыннан әзерләнгән чараларның тулы исемлеге түгел әле бу.

Семинар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Аның кысаларында ата-аналар комитеты белән берлектә татар, рус, чуаш һәм әрмән халыкларының милли ризыкларыннан торган күргәзмә оештырылган.

Моннан тыш, укучылар укытучылар җитәкчелегендә Россия һәм дөнья халыклары фестивален дә әзерләгәннәр. Балалар татар халкының борынгы «Аулак өй» уены, рус халкының Май чабу бәйрәменнән өзекләр тәкъдим иткәннәр, төрле телләрдә шигырьләр сөйләгәннәр, халык биюләрен башкарганнар һәм инглиз телендә «Өч дуңгыз баласы» әкиятен сәхнәләштергәннәр.

Тулырак мәгълүматны «ЯЧХ»нең 16 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев