Яңа Чишмә көрәшчесе - Татарстан чемпионаты призеры
Район яңалыклары

Яңа Чишмә көрәшчесе - Татарстан чемпионаты призеры

Яңа Чишмә көрәшчесе Динар Миннебаев милли көрәш буенча республика чемпионатында өченче урынны яулаган.

Татарстанда милли көрәш буенча 2021 елның чемпионнары мәгълүм булган.

22-23 ноябрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда ир-атлар арасында көрәш буенча республика чемпионаты узган. Команда зачетында беренче урынны Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы спортчылары яулаган, икенче урынны - Лаеш, өченче урынга Әлмәт районы көрәшчеләре лаек булган.

 60 килограммга чаклы авырлык үлчәмендә җиңүчеләр: I урын - Алексей Абрамов (Лаеш районы), II урын - Шамил Чевик (Лаеш районы), III урын — Динар Миннебаев (Яңа Чишмә районы), Раил Вәлиев (Казанның Яңа Савин районы).

Динарны бу җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яулавын телибез!


Нет комментариев