Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә мәдәният хезмәткәрләре үз эшләренә йомгак ясадылар: нәтиҗәләр начар түгел (Фоторепортаж)

Район халкының мәдәни объектларга йөрүен арттыру юнәлешендә эш яхшы алып барыла.

Киңәшмә башланганчы Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов РМЙ бинасы территориясен карап чыкты.

Төрле мәдәни чараларны халык өчен уңайлы булган вакытта үткәрү, алар турында анонслар бирү, шулай ук һәвәскәрләр берләшмәләрен булдыру Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләренә халыкның мәдәният учреждениеләренә йөрүен шактый  арттырырга мөмкинлек биргән.

Бу хакта 2021 елның 4 аенда мәдәният хезмәткәрләренең
эш нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә әйтелде.  Ул РМЙ бинасында Ринат Фәсахов катнашында узды.

Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова,

Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Валентина Семеняк,

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  директоры Светлана Мартышова,

туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Галина Желткова

хисап белән чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә грантлар һәм конкурсларда катнашу турында сөйләштеләр.

Ленино мәдәният йорты мөдире Светлана Питеркинаны грантларның берсендә җиңү яулаганы белән котладылар.

Юбилярларга бүләкләр тапшырылды.

Мәдәни учреждениеләрнең эше турында төгәлрәк «ЯЧХ»нең 28 май санында  укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев