Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы башлыгы эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бу - инициативалы, үз эшләрен оештыра һәм үстерә алган энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

Эшмәкәрләр - ул халыкның иң эшчәнлекле өлеше, алар  үз энергиясен һәм талантын милли байлыкны булдыруга һәм арттыруга юнәлдергән. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе үзе – күп санлы кыенлыкларга карамастан, эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерүчеләр, районда эш урыннары булдыручылар, ахыр чиктә, районның тормыш дәрәҗәсен күтәрүчеләр хезмәтенә карата хөрмәт билгесе.

Чын эшмәкәр – һәрвакыт яңа үрләргә омтылган кеше. Без Яңа Чишмә җирендә эш алып баручы, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашучы, үз тәҗрибәләрен һәм энергияләрен район үсешенә юнәлтүче эшмәкәрләргә рәхмәтле. Бизнес һәм хакимият арасындагы үзара бәйләнешне  без бик теләп үстерәбез һәм үз эшен оештыра һәм уңышлы итеп алып бара алган кешеләргә һәр яклап ярдәм итүне район хакимияте эшенең өстенлекле юнәлеше дип саныйбыз.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә стандарт булмаган карарлар, яңа проектлар, уңышлар шулай ук сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев