Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник караулар уздырыла.
2021 елның 29 мартында расланган график нигезендә «Архангельское» КФХда тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Барлык техника да язгы-кыр эшләренә әзер булуга җентекләп тикшерелде.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин «Архангельское» КФХда әзерлек бик яхшы булуын билгеләп үтте. Барлык тракторлар да беренчел янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары белән җиһазландырылган, ә механизаторларда тракторчы-машинист таныклыклары бар.
Техник карау барышында механизаторларга үзйөрешле машиналар катнашында ЮТҺләр, югары куркыныч чыганакларын (тракторлар һәм үзйөрешле машиналар мондыйларга керә) эксплуатацияләгәндә таләпләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Хуҗалык җитәкчесе Татьяна Белоглазова механизаторларны язгы-кыр эшләрендә хезмәткә түләү формасы һәм хуҗалыкны алга таба үстерү планнары белән таныштырды.
Элегрәк техник караулар «Анисимов О.А.», «Шакиров А. Т.», «Суворов Д. А.», «Карташов А. А.» КФХларында узды. Бу хуҗалыклар техник карауга тиешенчә әзерләнгән. Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләр урында ук бетерелде.


Нет комментариев