25 мартта Яңа Чишмә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә карата чара булып үтте. Ча
Чара 2020 елда барлык мәдәният учреждениеләре эшенә йомгак ясау белән башланып китте. Районда барлыгы 23 китапханә (китап фонды 237 мең данәгә якын), 25 Мәдәният йорты (бер ел эчендә 551 чара үткәрелгән) һәм Балалар сәнгать мәктәбе (өч бүлектә 205 бала белем ала – музыка, хореография һәм сынлы сәнгать).
Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова,
клуб системасы җитәкчесе Валентина Семеняк,

китапханә системасы җитәкчесе Светлана Мартышова
һәм Балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Слимова хисап һәм 2021 елга планнар белән чыгыш ясадылар. Алар хезмәттәшләренең, район җитәкчелегенең төрле республика конкурсларында катнашу перспективаларына кагылышлы күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Мондый эшлекле аралашу бер сәгать тирәсе барды, аннан соң күңелле өлеш – һөнәри бәйрәм белән котлауларга күчтеләр.
Район мәдәният хезмәткәрләрен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев килде.
Бәйрәм чарасына күп еллар үз гомерләрен мәдәнияткә багышлаган һәм әле дә дәвам итүче ветераннар чакырылган иде.
Бу хакта без 26 мартта фоторепортажда хәбәр иткән идек http://novoshishminsk.ru/news/novosti-rayona/rabotniki-kultury-novosheshminska-otmetili-professionalnyy-prazdnik
Нет комментариев