Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә шахмат зоналарының саны арта

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә башлап җибәргән проект республиканың барлык мәктәпләрендә дә уен шахмат зоналары булдыруны күздә тота. Проект «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Киләсе уку елы башына республиканың барлык белем бирү учреждениеләре шахмат комплектлары -  өстәл, урындыклар, шахмат һәм шахмат сәгатьләре белән тәэмин ителәчәк.

Шахмат комплектлары белән  тәэмин итүнең иганәчеләре булып депутатлар һәм предприятие җитәкчеләре тора.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина хәбәр иткәнчә, 23 мартка районның 9 мәктәбендә (Красный Октябрь, Петропавел, Черемухово, Зирекле, Акъяр, Шахмай, элегрәк 2020 елда Яңа Чишмә гимназиясендә, урта мәктәптә һәм Ленино мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында) шахмат зоналары ачылган.

Акъяр һәм Шахмай мәктәпләрендә шахмат зоналарын ачу тантанасында якташыбыз, әлеге проектның төп иганәчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ  директоры Рифнур Сөләйманов һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. Аларның фикеренчә, бу уен ярдәмендә балалар логик һәм иҗади фикерләү, игътибарны юнәлдерү сәләтләрен үстерә алачак.

Алар балаларның барысына да әлеге интеллектуаль уенны уңышлы үзләштерүләрен теләделәр, чөнки бу уен хәтерне, җиңүгә омтылышны һәм максатчанлыкны үстерә, уңышлы уку өчен иң яхшы ярдәм.

Рифнур Сөләйманов якташларына тагын бер комплект шахмат бүләк итте.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Рифнур Сөләймановка район үсешенә зур өлеш кертүе һәм чарага килгән әнисенә - шундый игелекле ул тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт белдерде.

Укучылар бүләкләр өчен рәхмәт әйттеләр һәм киләчәктә бу уенның барлык нечкәлекләрен өйрәнергә һәм уңышларга ирешергә вәгъдә бирделәр.

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев