Балаларны автобуслар белән ташу куркынычсыз булырга тиеш.
Кичә, 21 июльдә, Яңа Чишмә районының ЮХИДИ инспекторлары « Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы вәкилләре белән берлектә балалар төркемнәрен автобусларда йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча рейд үткәрделәр. Мондый рейдлар балаларны йөртүче автобусларда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан үткәрелә.
Рейд барышында узып баручы пассажирлар автобуслары тикшерелде, кагыйдә бозулар ачыкланмады.
Нет комментариев