Яңа Чишмә районы юлларында такси машиналарын тикшерәчәкләр
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы юлларында такси машиналарын тикшерәчәкләр

Чаралар юл хәрәкәтенә күзәтчелек кысаларында үткәрелә.

Республикада такси йөртүчеләр гаебе белән булган ЮТҺләрне анализлаганда, кайбер пассажир йөртүчеләрнең рейс алды медицина тикшерүләрен үткәрү, транспортның техник торышын контрольдә тоту таләпләрен бозу очраклары ачыкланды, - дип хәбәр итә Яңа Чишмә ЭЭБең юл-патруль хезмәте инспекторы Айрат Сатдаров.

Юл хәрәкәтенә күзәтчелек кысаларында 2021 елның 5 октябреннән 15нә кадәр район юлларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары такси машиналарын тикшерәчәк. Төп игътибар түбәндәгеләргә юнәлдереләчәк:

- пассажирларны һәм йөкне «путевой лист»тан башка ташу;

- такси руле артында Россия милли машина йөртү таныклыгы булмаган чит ил кешеләре булу;

- эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру законлылыгы;

-  машинага техник карау үткәрү - үткәрмәү.

Шулай ук, тиешле рөхсәт алмыйча, транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертү, шул исәптән машинага двигательне газ ягулыгы ярдәмендә эшләтү өчен җиһазлар урнаштыру, машинаны дәүләт исәбеннән төшерү очраклары да тикшереләчәк.


Нет комментариев