Рейд чараларын ЮХИДИ хезмәткәрләре көн саен үткәрә.
Яңа Чишмә районы юлларында көн саен алгы һәм ян тәрәзәләре караңгылаткан а/м белән идарә итүче шоферларны ачыклау буенча «Тонировка» чарасы үткәрелә. Инспекторлар әлеге закон бозу очракларының кабатлануына игътибар итәчәкләр.
- Исегезгә төшерәм, законны кабат бозу тагын да катгыйрак җәза билгеләүгә, хәтта 15 тәүлеккә кулга алынуга китерә», - дип хәбәр итә ТР ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.
Нет комментариев