2021 елның 6 октябрендә Яңа Чишмәдә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре булып узган.
Иртәнге сәгать 6да район ЕДДС пультына штаб күнегүләре башлану, гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планын гамәлгә кертү турында сигнал килгән.
Сигнал гражданнар оборонасының җитәкчелек составына, ГО хезмәтләре җитәкчеләренә, КЧС (гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе), эвакуация комиссиясе һәм район оешмалары әгъзаларына җиткерелгән.
Сәгать 8дә барысы да җыелганнан соң мәгълүмат туплауны, ГО чараларының үтәлешен анализлауны һәм барлык кирәкле мәгълүматларны югары органнарга җиткерүне тәэмин итүче төркем булдырылган.
Сәгать 11дән 12гә кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында 1 нче номерлы эвакуация пунктын җәелдерү буенча гамәли чаралар үткәрелгән.
Шул ук вакытта районның элемтә һәм хәбәр итү системаларының әзерлеге тикшерелгән, электр сиреналары эшләтеп җибәрелгән. Тиешле күрсәтмә буенча ракета-бомба «һөҗүме» вакытында ниләр эшләргә кирәклеге искә төшерелгән. Ракета «җибәрү» турында сигнал килүгә Совет ур., 80 йорт адресы буенча урнашкан административ бинада булган Совет, башкарма комитет һәм башка учреждение хезмәткәрләре ГОның саклану корылмасына эвакуацияләнгән.
Бинага «бомба төшкәч» ГТХМ хезмәткәрләре оператив төстә өч «һәлак булучыны» һәм дүрт «яраланучыны» алып чыгып, «Ашыгыч ярдәм» машинасына салганнар.
Узган тренировка нәтиҗәләре буенча гражданнар оборонасы һәм ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системаның Яңа Чишмә звеносы тиешле бурычларны үтәргә әзер, дип билгеләп үтелгән.

Нет комментариев