Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында җиде качману купеле җиһазландырылачак

19 гыйнварда православие динендәгеләр иң төп бәйрәмнәрнең берсе – Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне изгеләндерелгән су җыю һәм өч тапкыр суга чумып, гөнаһларны юу йоласы узачак

Яңа Чишмә районында елгаларда һәм чишмәләрдә җиде купель урнаштырылачак. Бу - Яңа Чишмәдә («Елховка» чишмәсе), Петропавел Бистәсендә («Сарман чишмәсе»), Ленинода («Изге Чишмә»), Черемухово Бистәсендә (җирле буа), Архангел Бистәсендә («Архангел» чишмәсе), Волчья Бистәсендә (җирле чишмә) һәм Екатериновка авылында (чишмә).

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә биредә, Архангел Бистәсеннән тыш, гыйбадәтләр кылу һәм коену узачак.  Бу авылда 19 гыйнварда иртән литургия узачак, аннары сәгать унда дин тотучылар качману купельләрендә коеначаклар.

Купельләрдә коену вакытында түбәндәгеләр рөхсәт ителми:

боз өстендә кешеләрнең күпләп җыелуы;

купельләрдә бер үк вакытта бер кешедән күбрәк кеше коену;

исерек хәлдә коену.

Еш кына һава шартлары сулыклардагы боз катламының ныклыгына тискәре йогынты ясый, мондый очракларда җирле үзидарә органнарына ярдан керү мөмкинлеген булдыру киңәш ителә.

Коену урыннарында түбәндәгеләр тыела:

Реклама

исерек хәлдә коену;

суга сикерү һәм су астында йөзү белән бәйле гамәлләр башкару, ялган тревога тавышлары бирү;

су объектларын һәм елга ярларын пычрату һәм чүп-чар ташлау;

 үзең белән эт һәм башка хайваннар алып килү;

су катмаган ачык урында (полынья) төркем белән җыелу;

койма белән тотып алынган урыннарга керү.

Балаларга су коену әти-әниләре яки олы туганнары белән генә рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев