Яңа Чишмә районында алкогольле продукция 38 сәүдә объектында 16 сәүдә оешмасы тарафыннан ваклап сатыла.
Район үзәгендә аны 13 коммерцияле оешма һәм бер нокта – Татспиртпром АҖ, торак пунктларда – югарыда аталган оешманың 6 объекты һәм 16 коммерцияле кибетләрдә саталар.
Гыйнвар-сентябрь айларында районда 10,9 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган (узган елның 9 аенда -12,2 мең дал), 11% ка кимү күзәтелә.
Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан 0,1 мең дал сатылган, фирма челтәре белән - 1,3 мең дал (2020 елда 1,9 мең дал) – кимү - 33%. Коммерция структуралары буенча да шул ук хәл күзәтелә - 8% ка кимрәк сатылган (узган ел 10,2 мең дал булса, хәзер 9,4 мең дал).
Кертелә торган алкоголь буенча сату 12% ка кимегән, читтән кертелә торган аракы, киресенчә, 6% ка арткан, шул ук вакытта ТРда җитештерелгәне – 10 һәм 12% ка кимегән. Җан башына 8,7 литр сатылган (узган елның 9 аена карата 92%).
Нет комментариев