Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында кукуруз һәм көнбагыш урып-җыю бара

Сентябрь ахырына карамастан, район кырларында көзге - кыр эшләре дәвам итә.

Аерым алганда, бөртеккә кукуруз һәм май орлыгына көнбагыш җыю бара. 2060 гектардагы көнбагышның 1300 гектары (63%) җыеп алынган. Урып-җыюда «АгроРаздолье» ҖЧҖ актив эшли. Май орлыгының уңышы - гектарыннан 22 центнердан артык. Калган 760 гектарның 570 гектары «Аксу-Агро» ҖЧҖнеке, әлегә алар урып-җыюга керешмәгәннәр.

3700 гектар кукурузның 1000 гектарыннан аз гына артыграгы җыеп алынган, уңыш гектарыннан 18 ц/га якын. Кукуруз ике эре агрофирмада – «Агро-Основа» һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖләрендә.

Барлык хуҗалыклар, «Агро-Основа» ҖЧҖдән кала, силос өчен кукуруз җыюны төгәлләгәннәр. 18,3 мең тонна сусыл азык салынган.

Барлык хуҗалыклар да туңга сөрү буенча яхшы эшли, 56 мең гектарның 45,5 мең гектары (81%) сөрелгән. Күпчелек хуҗалыклар бу мөһим агроалымны төгәлләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев