Яңа Чишмә районында җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерә башлаганнар
22 ноябрьдән яңачишмәлеләргә район эчендәге рейслардан файдалану өчен коронавирустан вакцинация үтү яисә инфекцияне кичерү (авырган булуы) турындагы QR-кодны күрсәтергә кирәк.
QR-кодларны автобус шоферлары тикшерә.
Бу чара коронавирус белән бәйле хәл торышын тотрыкландырырга ярдәм итәчәк, чөнки ул элеккечә үк киеренке кала бирә.
Бүген мобиль төркем район эчендәге маршрутларда рейд үткәргән һәм бу таләпләрнең үтәлешен тикшергән. 2 автобус тикшерелгән, QR-кодсыз пассажирлар ачыкланмаган.
Мондый тикшерүләр даими булачак.
Мөһим мәгълүмат! Кабул ителгән чараларны бозган пассажирга - 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затка - 50 мең сумга кадәр, юридик затка 300 мең сумга кадәр штраф яный.
Сәламәт булыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев