Узган атнада ЭЭМБнең кизү тору часте тарафыннан 46 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2021 елның 30 апреленнән алып 13 майга кадәрге вакыт аралыгында гр. Г. шәхси эшмәкәр гр. Ч.ның Ленино авылының Үзәк урамы буенча урнашкан эш бинасында банк картасын табып, үзләштергән. Карта счетында 250 мең сумнан артык акча булган.
Аннан соң гр. Г., 13 көн дәвамында Яңа Чишмә районының сәүдә нокталарында нәкъ менә шушы картадан түләп законсыз рәвештә товарлар алып йөргән. Зыян 15 мең сумнан артык.
Суд тарафыннан куелган чикләүләрне бозу
Яңа Чишмәдән 56 яшьлек гр-ка Б., адм. күзәтчелек астында булуына карамастан, суд тарафыннан аңа карата куелган чикләүләрне берничә тапкыр бозган.
Исерек килеш руль артына
45 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе – транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен. Бу район үзәгендә яшәүче 30 яшьлек гр. С. Нәтиҗә: 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итү.
Нет комментариев