Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 19 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган
Урлау
4 декабрьдә кичке сәгать тугызлар тирәсендә исерек хәлдәге гр-ка С. Тубылгы Тау авылындагы Дуслык урамында урнашкан йортларның берсенә законсыз рәвештә кереп гр-ка Г.ның электр термопотын, кер юу һәм тегү машиналарын урлаган. Тик ерак китә алмаган, өйдән чыкканда аны күршеләр күреп алган.
Ялган акча белән түләү
8 декабрьдә кичке сәгать дүртләр тирәсендә билгесез шәхес, Зирекле авылының Яшьләр урамында урнашкан «Зирекле» кафесында аңлы рәвештә, товар өчен 5 мең сумлык ялган акча белән түләгән.
Үтерү белән янау
9 декабрьдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә гр. С. Екатерина Бистәсендәге Профсоюз урамында урнашкан үз йортында исерек килеш, кухняда кулына балта тотып гр-ка Т.га үтерү белән янаган.
Руль артында кабат исерек килеш йөрү
7 декабрьдә кичке сәгать дүртләр тирәсендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче гр.Е. ВАЗ-2110 а/м руле артына утырып, Черемухово Бистәсендә ЮТҺ кылган. Ул исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булу сәбәпле, җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев