Агымдагы елның 10 аенда район халкы 4650 тоннадан артык сөт саткан, керем 96,6 млн. сум тәшкил иткән
Сатылган продукциянең 30% ы (1350 тонна) Шахмай АҖгә туры килә, аннан соң Акъяр АҖ – 452 тонна (барлык күләмнең 10% ы), аннары Әдәмсә АҖ – 365 тонна, Архангел АҖ – 309 тонна, Чабаксар һәм Черемухово авыл җирлекләре – 297шәр тонна.
Буревестник (37 тонна) һәм Акбүре (42 тонна) авыл җирлекләрендә барыннан да азрак сөт сатканнар.
10 айда сатуның уртача бәясе 20,7 сум/кг тәшкил иткән.
Агымдагы елның октябрендә 425 тонна сөт сатылган, уртача бәясе 22,2 сум/кг (кайбер сөт җитештерүчеләрнең ул килограммы 25 сумга җитә). Ноябрь-декабрьдә шулай ук халык тарафыннан сатыла торган продукциягә бәяләр арту көтелә.
Нет комментариев