Яңа Чишмә районының авыл Сабан туйларында батыр калучылар
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының авыл Сабан туйларында батыр калучылар

Район Сабан туе алдыннан, 11 июньдә, районның биш торак пунктында Сабантуйлар оешкан төстә үтте, ә Акъярда ул 13 июньдә булды.

 Чертуш һәм Чаллы Башы авыллары белән берлектә уздырылган Шахмай Сабан туенда Шахмайда яшәүче, «Агро-Основа» ҖЧҖдә тәэмин итүче (снабженец) Ранис МИФТАХЕТДИНОВ җиңде

Зирекле Сабан туенда 21 яшьлек яшь көрәшче, Казан авыл хуҗалыгы академиясе студенты, танылган көрәшче Марат Садыйковның улы Инсаф САДЫЙКОВ җиңү яулады.

Тубылгы Тау Сабан туенда шушы авылда яшәүче, нефть оешмасында эшләүче Рәдиф ХӘЛИЛОВ батыр калган.

Акбүре Сабан туенда быелгы Чирмешәндә узган Сабантуй батыры Марат КӘРИМОВ абсолют батыр булды.

Әдәмсә Сабан туенда шул авылда туып-үскән, хәзер Яр Чаллыда яшәүче Олег КОТОВ җиңде.

Акъяр Сабан туенда шул ук авылда туып-үскән, хәзер Алабугада яшәүче һәм эшләүче Илнур ӘХМӘТВӘЛИЕВ батыр калган.


Нет комментариев