Яңа Чишмә районының өч белем бирү учреждениесе грантлар отты
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының өч белем бирү учреждениесе грантлар отты

Мәгариф учреждениеләре арасында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.

Җиңүчеләр арасында районыбызның өч учреждениесе - Тубылгы Тау авылының «Тургай» балалар бакчасы, Зирекле лицее һәм Яңа Чишмәнең «Золотой ключик» балалар бакчасы да бар.

Грант суммасы - 500 мең сум. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Зирекле лицее һәм «Золотой ключик» балалар бакчасы 2021 елда мондый грантны откан иделәр инде.


Нет комментариев