Яңа Чишмә районының күп фатирлы йортлары җылыту сезонына әзер
«Яңа Чишмә ТКХ» МУП идарәсендә 42 күпфатирлы йорт бар (КФЙ), анда 682 фатир исәпләнә, шуларның 559ы – Яңа Чишмәдә.
Йортларның барысында да вентиляция каналлары һәм төтен юллары тикшерелгән, булган җитешсезлекләр (чормаларның чүпләнүе, вентканалларның һәм төтен юлларының төзек булмавы) бетерелгән.
Җылыту сезонына әзер булу өчен керү төркеме ишекләрендә пружиналар куела, ишекләр өлешчә җылытыла.
Капиталь ремонт программасы буенча Чернышевский урамы буенча урнашкан 27 нче йортның фасады җылытылган, хәзергесе вакытта район үзәгенең Ленин урамындагы 33 нче йортның фасады җылытыла. Шулай ук зур габаритлы чүп-чарларны җыю, коймаларны ремонтлау, чүп үләннәрен чабу, кайбер КФЙларның подъезд козырекларын, болдырларын, түбәләрен ремонтлау буенча да эшләр башкарылган.
Газ белән тәэмин итү һәм газ хуҗалыгына техник хезмәт күрсәтү буенча кирәкле документлар һәм килешүләрнең барысы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев