Агымдагы елда Яңа Чишмә районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына республика бюджетыннан 7,5 млн. сумнан артык суммага субсидияләр түләнгән.
Бияләр асраучы шәхси хуҗалыкларга 171 мең сум күләмендә субсидия бирелгән.
Сезонлы (көзге) ярминкәләрдә катнашкан өчен ШЯХ башлыкларына 244 мең сум акча түләнгән.
7,1 млн. сум күләмендәге иң зур ярдәмне сыерлар һәм кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыклар алган. Бер сыер асрала торган ШЯХларга - 2000 сум, ике сыерга - 3000 сум, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраганнарга - 4000 сум акча түләнгән. Шулай ук ветеринария тикшерүе өчен һәр сыерга 300шәр сум акча бирелә. Мәсәлән, әгәр дә ШЯХда ике сыер булса, субсидияләр суммасы 3600 сум тәшкил итәчәк.
Субсидия алучыларны киләсе сайлап алу агымдагы елның августында көтелә.
Нет комментариев