21 сентябрьдә Базарлы Матакта «Бадминтон өметләре» дигән ярышлар узган.
Әлеге ярышта Яңа Чишмә муниципаль районының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче ике кыз - Мохсинова Румия һәм Фокеева Валерия дә катнашкан.
Ярышлар барышында безнең кызлар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән:
Мохсинова Румия - 1 урынны яулаган, Фокеева Валерия мактаулы 3 урынга лаек булган.


Спортчыларыбызны котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Нет комментариев