«Яңа Чишмә ТКХ» МУПда расланган график нигезендә әлеге оешманың техникасына еллык техник карау үткәрелгән. Бу хакта редакциягә Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы Рәис Хисмәтуллин хәбәр итте.
Техник карау барышында номер агрегатларының туры килүе, машиналарның техник торышы, механизаторларда тиешле категорияләре булу-булмавы тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән барлык техника да техник карауны узган һәм таныклыклар алачак.
Нет комментариев