Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге инспекторлары үткәргән «Тоннель»гә 6 кагыйдә бозучы эләккән
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге инспекторлары үткәргән «Тоннель»гә 6 кагыйдә бозучы эләккән

«Тоннель» операциясе 21 июльдә булып узды.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Айрат Сатдаров редакциягә юл хәрәкәте инспекторлары үткәргән рейд нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

«Операция барышында 6 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланды. Алар арасында ике машина йөртүче автомобильләренең техник яктан төзек булмавы сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләренә эләгергә җөрьәт иткән, тагын икесе юл-транспорт кагыйдәләрен үтәмәгән - куркынычсызлык каешын эләктермәгән.  Бер шофер укый алмаслык дәрәҗәгә җиткән номерлы транспорт белән идарә итте һәм тагын берсе - билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә итте».


Нет комментариев