Чара 26 гыйнвардан башланды һәм 2021 елның 7 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә «Бала - төп пассажир!» дип аталган профилактика чаралары кысаларында Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирлар ташу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрә.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекторы Айрат Сатдаров хәбәр иткәнчә, биш көн эчендә районда балигъ булмаган пассажирларны ташу кагыйдәләрен бозу очраклары әлегә ачыкланмаган.
«Әмма эш алып барыла. Һәм без машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга, ә салонда бала булса, икеләтә дә, хәтта күбрәк тә игътибарлырак булырга кирәклеге турында искәртәбез», - диде инспектор.
Үткәрү нәтиҗәләре турында без чара тәмамлаганнан соң хәбәр итәрбез.
Нет комментариев