Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә бәйрәм алды ярминкәләрендә итнең иң күп йөрешле товары булды

Бүген сүз күбрәк шәхси хуҗалыклар, КФХ хуҗаларыннан башка узмый торган чара турында барачак.

Нәкъ менә алар яңачишмәлеләрне экологик яктан чиста ит, сөт, яшелчә белән тәэмин итә. Ярминкәдә ШЯХ хуҗалары үз гаиләләре өчен җитештерелгән продукциядән артык калганын саталар, димәк, иң яхшы, иң тәмле, иң сыйфатлысы дигән сүз. 
Әлбәттә, кайберәүләр өчен шәхси хуҗалык - гаиләдә төп керем чыганагы да, шуңа күрә алар күп терлек асрыйлар. Әмма җитештерү технологиясе элеккегечә - өйдәгечә: бер өлеше үзенә кала, ә калганы - сатуга. Сату белән аерым проблемалар юк, итне һәрвакыт яхшы алалар, ә даими оештырылган ярминкәләр (районда һәм Казанда) моңа нык ярдәм итә. 
5 март көнне ярминкә бик иртә башланып китте. Ит рәтләре дә тиз арада бушап калды: сыер, дуңгыз ите, бройлер түшкәләре «эх» дигәнче юк булды. 7 сәгать 15 минутта ШЯХ хуҗалары Екатериновка авылыннан ирле-хатынлы Рафаэль һәм Резедә Сөләймановлар менә ниләр сөйләделәр: 
- Бу сәүдә урынында без бүген икенче кеше инде. Безгә кадәр бер хуҗа монда бер сәгать эчендә 250 килограмм сыер итен сатып бетерде. Әле ит киштәсе суынып та өлгермәгән, без үзебезнекен тезеп куйдык. Шул арада шактый гына чират та тезелде. Иртәнге сәгать 7 белән 8 тирәсендә ярминкәнең гөрләп торган чагы икән. Бу вакытка инде ит сатып алырга теләүчеләр шактый җыела. Акбүредән Нуруллиннар «мәрмәр ит» дип йөртелә торган герефорд токымлы маллар үстерәләр. Монда да (иткә) халык чиратка басты. 
Сәгать 8дән соң ярминкәдә пенсионерлар гына калды, чөнки шимбә, 5 март, эш көне иде. Ул вакытка товарның 80 проценты сатылып бетте диярлек. Ярминкәгә алып килгән барлык сыер ите (тоннага якын) сәгать ярым эчендә сатылды. Берсе дә калмады: ите дә, башы да, эчәкләре дә, фарш та. Сатып алучылар үзләренә ошаган кисәкләрне - итне балта белән чабып торганда ук эләктереп алдылар. Бу аңлашыла да, соңгы ярминкә ике ай элек - Яңа ел алдыннан булган иде бит. Ит рәтләрендә  сәгать 8дән соң фәкать фабрикада җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе, яшелчә, сөт, каймак һәм бройлерларның соңгы түшкәләре белән  генә сәүдә иттеләр. 
Инде алда санап үтелгәннәрдән тыш, 5 мартта ярминкәдә 420 сумнан ат ите, кырт (400 сум/кг), үрдәк-мулард, өй йомыркалары (бер дистәсе 100 сум), чөгендер, бәрәңге, кишер, алма, суган, бал сатып алырга була иде. Кызганыч, халык арасында популяр булган Яңа Чишмә мае юк иде. Районның ветеринария берләшмәсе сатуга дистәдән артык төрдән ветеринария товарлары алып килгән. 
- Ихтыяҗ бик зур булды. Без бик канәгать. Оештыручыларга, үстергәнне сатарга мөмкинлек бирүчеләргә рәхмәт инде, - диде Резедә Сөләйманова. 
7 мартта күпсанлы яңачишмәлеләрнең үтенечләре буенча оештырылган икенче ярминкәдә дә ирле-хатынлы парларны очраттык. 
- Монда өченче көн ит белән сату итәбез. Көн саен 250 кг ит күз ачып йомганчы сатыла. Малларны күптән һәм күп итеп асрыйбыз. 
Архангел Бистәсеннән Надежда Никитина 7 мартта дуңгыз ите алып килгән.
 -Дуңгызларны көн саен диярлек чалабыз, әмма 5 мартка кадәр калмады, барысын да өйгә килеп алып бетерделәр. Бүген бер түшкә ит, дуңгыз фаршы, Кама сазаны һәм судаклар алып килдек. 
Сәгать 7дә аның ит киштәсе ит белән тулы иде, сәгать 9да Надежда барысын да сатып бетереп киткән, дип сөйләделәр. Гөлчәчәк Нурхамәтованың сәгать 7дә 240 кг сыер ите булган, ике сәгать эчендә ул да сатып бетергән. 
- Мондый ит өчен акча да кызганыч түгел. Әйтик, тавык алганда, аның чын ит, өйнеке икәнен беләсен. Кибетнеке белән чагыштырырлык та түгел. Кибетнекенең бит шулпасы да шулпа түгел, ә болганчык су кебек. Кошчылык фабрикасында бу тавыкларга  нәрсәләр ашатканнар икән, дип үзеңнән-үзең уйлыйсың, - ди ит тутырылган пакетлары белән корреспондентны өйгә кайтаручы таксист. 
Эш сөючән шәхси хуҗалык хуҗаларына, фермерларга продукцияләре өчен рәхмәт инде. Ярминкәләр шул ягы белән дә яхшы: шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерергә дә ярдәм итә - биредә терлек азыгы, яшь терлек һәм кош-корт сатып алырга була. Нәтиҗә бер: ярминкәләрнең файдасы зур. 
Ярминкәдә иртәнге  сәгать 9дан РМЙ һәм АМЙ артистлары халыкның  кәефен күтәрде, ә иртән-иртүк исә музыкаль колонкалардан күңелле җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев