3 сентябрьдә Зирекледә капиталь ремонттан соң балалар бакчасын ачу чарасы булды.
Балалар бакчасы бинасында булдырылган матурлык һәм уңайлыкка карата зиреклеләрнең сөенечен уртаклашырга кунаклар да: район башлыгы Вячеслав Козлов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевлар килгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Зирекледәге балалар бакчасына капиталь ремонт "Гомумбелем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт" республика президент программасы кысаларында ясалган. Төзүчеләр барлык эшләрне 1 сентябрьгә башкарырга йөкләмә алганнар, эшне алар вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганнар.
Зирекледәге "Йолдыз" балалар бакчасына мәртәбәле кунаклар килү турындагы язманы газетабызның киләсе саныннан укыгыз.
Нет комментариев