Район территориясендә "Алексеевскдорстрой" ААҖ-ның Яңа Чишмә участогы оешуга ике ел булды. Шушы вакыт эчендә районда төзекләндерелгән юллар 65 чакрымга артты. Әгәр узган ел төзелгән һәм ремонтланган эш күләме 31 километр (200 млн. сумлык) тәшкил иткән булса, быел ул 34 километрда башкарылды (293,3 млн. сумлык). Шуның 20 километрына асфальт түшәлде, эш октябрь аенда да дәвам итә. Оешмада эшчеләр саны да арткан (83тән 110га чаклы), бусы да мөһим.
Юл төзүчеләрнең бәйрәме алдыннан без участок начальнигы Динар Әхмәтшин белән очрашып, хәзер нинди юлларны ремонтлаулары хакында сораштык.
- Быел Акъяр - Чирмешән - Шенталы юлында ремонт эшләре дәвам итә, Урама юлга һәм Яңа Чишмәдә берничә урамга асфальт түшәлде, асфальт түшәлгән юллар кырыена вак таш җәябез. Шулай ук район авыллары юлларындагы чокырларны ямау белән мәшгульбез. Быел район үзәгендә 650 кв.м. мәйданда шундый ремонт ясалды.
- Сез ничек уйлыйсыз, бу Яңа Чишмә өчен азмы?
- Бу авылда асфальт түшәмәнең күптәнге булуын исәпкә алсаң (халык та юлларны саклау турында бик пошынмый), андагы чокырлар ямалганыннан берничә мәртәбәгә күбрәк, шулай да эш финанслауга бәйле бит. Финанс мөмкинлекләреннән чыгып, авылда иң начар участокларда чокырлар ямала.
- Кыскасы, финанслау булса, яхшы юллар да булачак?
- Әлбәттә. Безнең эш күләмен арттыру мөмкинлеге бар. Завод яңа һәм ватылулар аркасында эшсез тормыйбыз, транспорт белән материаллар ташуда да проблемалар юк, барлык техника да (24 берәмлек) төзек. Кайткан материалның да, эшләп чыгарылган асфальт - бетонның сыйфаты да безнең лабораториядә билгеләнә, ул безне уңайсыз хәлдә калдырмый. Заводтагы барлык белгечләр һәм эшчеләр дә намус белән хезмәт куялар. Бүгенгесе көнгә шоферлар Сергей Пегашов, Семен Савельев, Дмитрий Лазарев, Алексей Никифоров; тракторчы - машинистлар абыйлы-энеле Сергей һәм Андрей Китановлар, Николай Глазунов; юл эшчеләре Максим Кораблев, Айнур Кашапов, Артур Перевезенцев һәм Алексей Седышевларны билгеләп үтәсе килә.
- Сез юлларны кышкы сезонга ничек әзерлисез?
- Үткән кыш без җавап тота торган юлларда проблемалар булмады. Быел да шулай буласына гарантия бирәбез: юлларны чистартуда, карны төяп чыгаруда былтыргы күк 15 кенә түгел, ә 24 берәмлек техника мәшгуль булачак.
Нет комментариев