Җылыту сезоны башлана
Район яңалыклары

Җылыту сезоны башлана

Район башкарма комитеты карары нигезендә җылыту сезоны башланды.

Иң беренче чиратта барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, район үзәк хастаханәсендә, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында җылылык бирелде.

Салкынча һава торышы һәм төнге салкыннар башлангач, уртача температура 5 көн рәттән +8 градустан түбәнрәк булса, башка учреждение һәм оешмаларда да җылылык кабызылачак.

Күпфатирлы торак йортларда җылылык белән проблемалар юк – һәркайда 2 контурлы индивидуаль казаннар тора һәм яшәүчеләр үз фатирларында температура режимын үзләре көйли.


Нет комментариев