Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Юбилейга хәзерләнү дәвам итә

ТАССР оешуга 100 ел тулуга хәзерләнү һәм үткәрү буенча район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә районның оештыру комитетының чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Надежда Емельянова юбилейга хәзерләнү буенча агымдагы елда ниләр эшләнүен хәбәр итте. Мәдәният учреждениеләрендә тематик почмаклар пәйда булган, район мәктәпләрендә дә әлеге темага игътибар бирелә, район газетасында даими төстә төрле материаллар басылып тора.
Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов үзенең чыгышында күренекле якташларыбызның - орден ияләренең, ТАССР Югары Советының элеккеге депутатларының һ.б. исемнәре белән брошюралар яки китаплар бастырып чыгару кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Ә алар районда аз түгел. Ленин ордены лауреатлары (СССР-ның иң югары бүләге) - 15 кеше, Почет Билгесе ордены - 43, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены - 36 кеше һ.б. Гади хезмәтчәннәр арасыннан ТАССР Югары Советы депутатлары 7 кеше булган. Киләчәктә безнең редакция үзенең укучыларына орден ияләре, күренекле якташларыбыз, алар нинди тормыш юлы үткән, балалары һәм оныклары ничек яши һ.б. турында тагы да тәфсилләбрәк хәбәр итәчәк.
Газетаның баш редакторы Азат Мусин үзенең чыгышында кыскача гына газетаның тарихы, 2018 елдан әлеге язмалар, шулай ук район, авыл җирлекләре тарихы турында халыкка хәбәр итү буенча эшләнгән эшләр хакында да материаллар басылачагы турында сөйләде. Газета укучыларыбыздан алынган җаваплар буенча аларга мондый язмалар ошый, моны район башлыгы Вячеслав Козлов та билгеләп үтте.
Утырыш азагында район башлыгы ТАССР-ның юбилеена хәзерләнү буенча эшне көчәйтергә кушты, якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яңа урамнарга, паркларга һ.б. аларның исемнәрен бирү уңаеннан үз тәкъдимнәрен кертергә киңәш итте һәм әлеге җентекле, әмма кызыклы да, кирәкле дә эштә уңышлар, яхшы нәтиҗәләргә ирешүне теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев