Яңа Чишмә авыл җирлегендә үзара салым акчасына авылны төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.
Агымдагы елда Ленин урамындагы 26 нчы номерлы йорт тирәсендәге балалар уен мәйданчыгы төзелгән (94 мең сумлык), Завод һәм Кирпеч урамнарында балалар уен мәйданчыклары тирәсе тотып алынган (57 мең сумлык). Ф. Савельев, Күл аръягы һәм мөселманнар зиратында 3 яңа контейнер мәйданчыклары пәйда булган (162 мең сумллык). Әлеге максатларга 2016 елда җыелган үзара салым акчалары файдаланылган.
2017 елның үзара салым акчаларына бу көннәрдә урамнардагы иске лампочкаларны сүтү дәвам итә. Яңа 58 лампочка Октябрь, Урама, Чернышевский, Төзүчеләр урамнарына куелган. Әлеге максатларга 475 мең сум акча сарыф ителгән.
2 нче Яр буе, Горький, Шмидт, Колхоз һәм Миләш урамнарына яңа контейнер мәйданчыклары төзү 247 мең сумга төшкән. Бу эш төгәлләнгән инде.
1,1 млн. сумнан артык үзара салым акчалары район үзәгендәге суүткәргечләрне ремонтлауга тотылачак. Бу эш якын араларда башланачак, хәзер подрядчы билгеләнә. Гряда поселогында, Пролетар, Яшьләр һәм Урман урамнарында тулаем озынлыгы 1200 метр тәшкил иткән яңа трасса сузылачак.
Азат МУСИН
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев