Зирекле авылында Халыкара яшьләр көнен билгеләп үткәннәр
Бу бәйрәмне (International Youth Day) дөньяның күп кенә илләрендә 12 августта билгеләп үтәләр.
Ул БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән һәм үсеп килүче буынга багышланган.
Бөтендөнья яшьләр көне яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвеше темасын популярлаштыруга һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән.
12 август көнне Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре балалар спорт мәйданчыгына авыл балаларын ярышка һәм хәрәкәтле уеннарга чакырганнар.
Алар белән төрле уеннар уйнаганнар, баскетбол кәрҗиненә туп ыргытканнар, скакалкалар белән сикергәннәр, саф һавада аралашудан зур ләззәт алып, җитезлектә-тизлектә ярышканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев