Зирекле җирлеге – районда иң яхшыларның берсе
Җирлектә дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы һәм сигез шәхси эшмәкәр эшли.
Район хакимиятендә узган чираттагы атналык киңәшмәдә Зирекле авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Җәлил Гайфетдинов сөйләде.
Җирлек турында белешмә
Җирлек составына ике торак пункт – Зирекле һәм Өргәнчә авыллары керә. Авылга 1730 елда нигез салынган, биредә XX гасыр башы архитектура һәйкәлләре – 1905 елда төзелгән таш мәчет һәм 1909 елда төзелгән таш күпер бар.
Авылда лицей, музей, участок хастаханәсе, янгын сүндерү бүлеге, ике кибет, ике кафе эшли. Җирлекнең мәйданы 14155 га, шул исәптән 7600 га – авыл хуҗалыгы җирләре, 5400 га – урманнар, 827 га – торак пункт җирләре.
2025 елның 1 нче октябренә булган мәгълүматларга караганда, авылда 694 кеше теркәлгән.
Хезмәт ресурслары һәм демография
Эшкә сәләтле халык саны 200 кеше (41, 4%). Шулардан 50 кеше муниципаль учреждениеләрдә (мәктәптә, балалар бакчасында), 20 кеше авыл хуҗалыгында, 20 кеше нефть тармагында эшли, 19 кеше – сәүдәдә, 22 студент.
Демографик күрсәткечләр, кызганычка каршы, куандырмый 2025 елда ике бала туган, ә 10 кеше вафат булган (2024 елда туган балалар юк, ә 15 кеше үлгән).
Шулай ук халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, шәһәрләргә китүе күзәтелә. Җирлектә 60 яшьтән өлкәнрәк 244 кеше яши.
Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ШЯХ)
Җирлек территориясендәге әйдәп баручы предприятиеләр: «Нефтегаз» СМП, «Троицкнефть» ЯАҖ, «Чистай-Агро» ҖЧҖ, шулай ук дүрт КФХ («Садыйков М. Х.», «Дегтярев М.Н.», «Мингалиева Т. А.», «Шакирова М. Ф.»).
Сәүдә, автомобильләргә хезмәт күрсәтү, химик чистарту һ.б. белән шөгыльләнүче 8 шәхси эшмәкәр һәм 27 үзмәшгуль теркәлгән һәм эшчәнлек алып бара. Алар эш урыннары булдыралар, төзекләндерү буенча ярдәм күрсәтәләр, халыкның иминлеген арттыруга ярдәм итәләр.
Халыкның шактый өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бара һәм аларны үстерүгә акча кертә. 2025 елның 10 аенда шәхси хуҗалыклар буенча инвестицияләр күләме 16,6 млн. сум тәшкил иткән, бу 2024 ел дәрәҗәсеннән ике тапкыр күбрәк. Шактый өлеше автомобильләр сатып алуга тотылган. Шәхси хуҗалыкларда 252 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 81 савым сыеры), 440 баштан артык сарык һәм кәҗә, 15 ат, 560 оя умарта тотыла. Агымдагы елда ярдәмче хуҗалык тотучылар (үзмәшгульләрне дә кертеп) 820 мең сумлык дәүләт субсидияләре алган.
Болар барысы да җирлекнең социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясый һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырта.
Конкурслар, грантлар
Авыл учреждениеләре конкурсларда актив катнаша һәм җиңеп чыга. «Ажаган» клубы – 3, лицей – 4, музей -1 конкурста җиңде, ә Р.Ш.Нуриев «Күрше Фест» конкурсында грант отты (шул акчага волейбол буенча зур турнир үткәрелде).
Перспектив бурычлар
Өстенлекле юнәлешләр арасында җирлек башлыгы җирле лицейның Казан аграр университеты, Чистай техникумы һәм «Чистай» агрокомпаниясе белән агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча хезмәттәшлеген, туристик маршрутны алга таба киңәйтүне (ул инде бар һәм күп кенә туристларны җәлеп итә башлаган), шулай ук шәхси хуҗалыкларда авыл бизнесын үстерүне атады.
Район башлыгы Егор Тарнавский Җәлил Гайфетдиновка тотрыклы һәм җайга салынган эше өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев