Зирекле музеенда 1966 елгы чыгарылыш укучылары очрашты
Район яңалыклары

Зирекле музеенда 1966 елгы чыгарылыш укучылары очрашты

Ул вакытта мәктәпкә тирә-яктагы 16 авылдан укучылар килеп белем алган. Ә чыгарылыш елы авыл тарихында истәлекле елларның берсе булган: 1965 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелеше тәмамланган. Яңартылган мәктәп стеналарыннан беренче булып 1966 елда 15 чыгарылыш укучысы чыга.

Һәркайсы борчылып, сыйныфташлары белән очрашу вакытын көткән. Алар арасында 57 ел эчендә бер тапкыр да килә алмаган кешеләр дә булган. 

Музей бинасында бик күңелле очрашу узган. Элеккеге чыгарылыш укучылары Коръән укыганнар, Мидхәт абый Газыймовның, укытучыларның, сыйныфташларының рухлары өчен дога кылганнар.
Ярты гасырдан артык вакыт узса да, әлеге очрашуга меңнәрчә километр ара да комачауламаган. Очрашуда катнашучылар бу — мәктәпне тәмамлаучыларның киләчәк буыннарга үрнәк булсын иде, дигән теләк белдергәннәр.


Нет комментариев