Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекле музеенда Әниләр көнен билгеләп үткәннәр

Өч буын хатын-кызлары кул эшләнмәләрен ясау һәм аш-су әзерләүдә үз осталыклары белән уртаклашканнар.

22 ноябрьдә Халык иҗаты һәм көнкүреше музее, авыл мәдәният йорты һәм «Аҗаган» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре белән берлектә «Әнием чәчкәләре» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәргән.

Бәйрәмгә чигү, бәйләү, тегү һәм кулинария осталыклары белән дан тоткан Зирекле авылының иң күренекле остазлары, шулай ук «Аҗаган» яшүсмерләр клубында кул эшләре түгәрәгенә йөрүче кызлар чакырылган.

Бәйрәмне музей директоры Лидия Лотфуллина һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Зирекле бүлекчәсе җитәкчесе Зөмәрия Сәлимовалар оештырган. Алар җыелучыларны сәламләп, әниләр һәм әбиләргә булган изге теләкләрен җиткергәннәр.

«Әнием чәчкәләре» күргәзмәсендә элекке вакытта чигелгән сөлгеләр, намазлыклар, яулыклар, кашагалар, эскәтерләр, әбиләр сандыкларында яки музей экспозицияләрендә генә күрергә мөмкин булган япмалар тәкъдим ителгән. Ыргак (крючок) белән бәйләнгән чәй сервизы, читекләр, башмаклар, оекбашлар, чигелгән калфаклар, мендәр тышлары - болар барысы да әбиләребез безгә мирас итеп калдырган күңел бизәкләре.

«Бизәкләрдә халкым тарихы» дип аталган мастер-класс  та уздырылган. Өстәмә белем бирү педагогы Гөлшат Вәлиева чигешләргә, калфак-түбәтәйләргә бизәкләр төшерергә өйрәткән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар чигү үзенчәлекләре, камыр ризыклары әзерләү серләре белән уртаклашкан.

Бәйрәм бик эчтәлекле һәм файдалы булган.

Бәйрәм чарасы «Әниемә» җырын җырлап һәм чәй табыны артында дәвам иткән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев