Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекле музеенда СВОда катнашучы хәрби белән очрашканнар

Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда махсус хәрби операциядә катнашучы, Зирекле мәктәбен тәмамлаучы Илшат Миңнебаев белән очрашу узган.

Очрашуда Зирекле лицее укучылары, АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев, «Звезда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Наил Лотфуллин, шулай ук Илшат Миңнебаевның гаиләсе катнашкан.

Хәзергесе вакытта Илшат туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан.

Бу хакта редакциягә Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее мөдире Лидия Лотфуллина хәбәр итә.  

Музей хезмәткәрләре чараны «Тыныч күк йөзе» төшенчәсенең мәгънәсе турында сөйләшүдән башлаганнар. Музейның «Безнең якташларыбыз. Батырлык һәм кыюлык» дип аталган почмагында СВОда катнашучылар, аларның батырлыгы һәм рухи көче турында сүз алып барганнар.

Очрашу барышында Илшат үзенең махсус хәрби операциядә катнашу тәҗрибәсе турында сөйләгән һәм  хәрби хезмәттәге тәэсирләре белән уртаклашкан. Ул хәрбиләргә нинди авырлыклар белән көрәшергә туры килүе, патриотизм һәм Ватанга булган мәхәббәтнең мөһимлеге турында җиткергән. Ул чарага килүче балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, шулай ук  тыныч күк йөзе теләгән.

Балаларның Илшат Миңнебаев белән аралашу мөмкинлеге булган, алар аның сүзләрен игътибар биреп тыңлаганнар, үзләрен кызыксындырган сорауларын биргәннәр. Очрашу балалар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык вакыйгага әверелгән, мондый очрашулар үз илебез өчен горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм итә бит. Чарада катнашучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәт - чын кеше һәм илебез гражданинына хас булган сыйфатлар икәнен күргәннәр.

Чарада катнашучылар үз якташларына кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдергәннәр, исән сау өенә кайтуын һәм сугышның  тизрәк тәмамлануын теләгәннәр. Чарада катнашучы һәркем якташлары өчен горурлык хис иткән.
#гаилә#очрашулар
#музейМидхатаГазымова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев