Зирекле музеендагы хатын-кыз күлмәкләре «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» каталогына кертеләчәк
Зирекле музее экспонатлары танылган кунакларны да кызыксындырган
Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена эш сәфәре белән тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, каталогның фәнни җитәкчесе һәм консультанты Елена Гущина һәм «Мир без границ» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Шелестовлар килгән.
«Кунаклар безнең музей экспозицияләрен бик сокланып карадылар. Аларны авылдашларыбызның киемнәре бик кызыксындырды. Һәм хәзер алар «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» каталогының икенче томына кертеләчәк», - дип сөйләде безгә музей директоры Лидия Лотфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев