Зирекле халкы СВОдагыларга ярдәм итә
2023 ел ахырында Зирекле авыл җирлеге территориясендә окоп шәмнәре һәм коры душ ясау өчен акча җыю башланган.
Кыска вакыт эчендә авыл халкы тырышлыгы белән 21650 сум күләмендә акча җыелган. Акча җыю, шәмнәр һәм коры душ ясауны оештыру белән Зирекле мәдәният йорты хезмәткәрләре шөгыльләнгән.
Акциягә авылның өлкән кешеләре генә түгел, ә волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучы яшьләр дә кушылган.
Җыелган сумманың 8970 сум акчасын 65 кг күләмендә парафин сатып алуга тотканнар, аннан 172 окоп шәме ясаганнар.
5800 сум акча 200 данә коры душ өчен кирәк булган әйберләрне сатып алуга юнәлдерелгән.
Калган акчага сугышчыларга кирәк булган башка әйберләр сатып алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев