Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Зирекле хастаханәсе тулысынча яңартылды

Участок хастаханәсе Республика көнендә тантаналы шартларда ачылды

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, район җитәкчелеге һәм Зирекле авылы халкы катнашты.

Якындагы җиде торак пунктта яшәүче 1100 кешегә хезмәт күрсәтүче һәм зур социаль йөкләнешкә ия булган участок хастаханәсе мондый ремонтка күптән мохтаҗ иде.

«Камстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы (җитәкчесе Карен Галстян) барлык эшләрне дә сыйфатлы башкарды. Түбәне тулысынча яңарттылар, фундаментны ныгыттылар, фасад җылытылды һәм декоратив штукатурка белән бизәп буялды, барлык бүлмәләрнең эчке бизәлешен эшләделәр, азык-төлек блогын ремонтладылар, суүткәргечне, канализацияне алыштырдылар, электрлаштыру, сигнализация һәм вентиляция үткәрделәр.

Хәзер Зирекле авылында һәм аның тирәсендәге торак пунктларда яшәүчеләр сыйфатлы медицина ярдәмен уңайлы һәм заманча шартларда алачак.

Капиталь ремонт «Участок хастаханәләрен капиталь ремонтлау» республика программасы буенча «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелде, бу максатларга 28 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Участок хастаханәсе белән Марьяна Әхтәмова җитәкчелек итә, дәвалау учреждениесендә 10 кеше эшли, көндез дәвалану өчен сигез койка бар. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсеннән килгән табиблар кабул итә.

Тантаналы төстә кызыл тасманы кискәннән соң, җыелган кешеләрнең барысы да чиста, якты бүлмәләрне һәм палаталарны карап чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев