Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзмәшгуль булу отышлы

Владимир Кандеев күптән түгел генә трактор-экскаватор сатып алган.

- Ул яңа түгел, әмма хуҗалыкта эшләү өчен ярарлык: безнең ишегалдында берничә МЭТ бар, - дип сөйли ул. - Монда күршеләр дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башлады: кемгә чокыр казырга, кемгә тирес чыгарырга.  Әлбәттә, бушка эшләмәдем, техника акча таләп итә. Тик мондый «акча эшләп алулар» сирәк була. Үзмәшгуль буларак рәсмиләштерелгәч, башта бернинди үзгәрешләр дә күренмәде. Әмма, бер эш килеп чыкты – нефтьчеләрдә эшләү, ә аларга болай гына эләгеп булмый, аларның барысы да рәсми рәвештә. Менә бу үзмәшгульлек дигән нәрсә миңа яхшы гына эш табарга ярдәм итте. Бүген беренче көн 500 метрлы траншея казырга чыктым, - ди ул.  

“Тегү эше мине гомерем буе ашата”, - ди стажлы тегүче Рәисә Хәйруллина. - Тегү машинасы ярдәмендә ялгызым ике бала үстердем.  Мин Яңа Чишмәгә Хабаровскидан килдем, «Сельхозтехника» да эшләдем, тик хезмәт хакын түләми башлаган вакытлар килде. Ә минем ике балам бар. Үземнең төп һөнәремне (кайчандыр тегүчелеккә укып ательеда тегүче булып эшләгән идем) искә төшердем.  Моннан берничә ел элек эшмәкәрлек юлын башладым. Шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем, агымдагы елның апрель аенда үзмәшгульлек турында, үзмәшгульләр өчен салымның гадиләштерелүен белгәч, моның күпкә отышлырак һәм уңайлырак икәнлеген аңладым һәм яңадан үзмәшгуль булып теркәлдем. Минем эшем элеккечә үк керем китерә, әмма хәзер салым түләү белән мәшәкатьләр юк.

Лаура Арутюнян үзен белгәннән бирле плитә янында хыяллар белән мавыгырга ярата. Хәзер аңа 24 яшь, шуның 15 елы кондитер әйберләре пешерү белән узган. Ул бәйрәм тортлар ясый, монда аның фантазиясе зур. Аның арсеналында 10 төрдән артык бисквит, шулкадәр үк крем (аксым, атланмай, эремчек, сыр һ. б.), ә эчлекләре тагын да күбрәк.  «Үзем дә белмим, ни өчендер мин һәрчак кухняда булырга яратам, анда ни булса да әзерләргә, гаилә өчен дә, заказга да пешерәм. Миңа үзмәшгуль булырга киңәш иттеләр. Чөнки мин, гражданлыгым булмый торып аны алырга тиеш, ә моның өчен бик күп документлар кирәк, алар арасында НДФЛ да. Ә эшләмәсәң, аны каян алырга? Менә чыгу юлы да табылды: үзмәшгульләр бу документны алалар, чөнки үз керемнәреннән салым түлиләр».

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев