Балалар бакчасы хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне ел саен, халык традицияләрен дә исәпкә алып, уеннар һәм күңел ачулар оештырып үткәрәләр.
Быел балалар милли костюмнар киеп татар биюен биегәннәр, әйлән-бәйлән уйнаганнар, аркан тартышканнар, кашыкларга йомырка салып йөгергәннәр, күзләрен бәйләп чүлмәк ватканнар һәм, хәтта көрәшкәннәр дә. Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үткән! Менә шулай итеп биредә кечкенәдән үк халык бәйрәмнәренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбиялиләр.

Нет комментариев