Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

70 ел бергә

Ныклы гаилә - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Чаллы Башы авылында гомер итүче Хашия апа белән Әсәт абый Габделвәлиевлар 70 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр, - дип язган редакциягә Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина


- Алар 1948 елны тормыш корып җибәргәннәр. Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан: 70 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып җиде бала дөньяга килгән. Җидесенә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар. Инде алар да үз тормышларын корып, балалар үстереп, оныклар тәрбиялиләр. Әсәт абый белән Хашия апаның 14 оныгы, 15 оныкчыклары үсеп килә.
- Аллага шөкер, оныклар гына түгел, оныкчыклар да күрергә насыйп булды, әле тагын ишәергә торабыз, - диләр алар шатланып. - Дөньялар тыныч, имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде, - ди өлкәннәр.
Сугыштан соңгы авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәгән, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәгәннәр.
Бүгенгесе көндә алар балаларының кадер-хөрмәтен күреп, уллары Марат, киленнәре Гөлфинур тәрбиясендә матур гомер кичерәләр. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать.    
Әсәт абый биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә йөри. Тормыш иптәше Хашия апаны да тәрбия кыла.
Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик гаилә учакларын сүндерми, балаларының һәм онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормышта шатланып яшәүләрен теләп калабыз.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев