Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Абруйлы һәм үрнәк гаилә

Яшь гаилә – 3 яшьлек кызлары Алинә  белән Равил  һәм Наилә Закировалар Яңа Чишмәгә нәкъ 30 ел элек, 1988 елның 1 августында киләләр.

КДУның юридик факультетын тәмамлаган яшь юрист Равилга республиканың 5-7 районына  эшкә урнашу мөмкинлеге була. Тик ул кабат оешкан, күп төзелешләр  барган, үсеш алган Яңа Чишмә районын сайлый. Таныш булмаган урында җиңел булмаслыгын беләләр алар, тик тормыш иптәше Наилә дә аның әлеге адымын хуплый һәм булышлык күрсәтә. Ул белеме буенча педагог һәм үзенең белгечлеге буенча эшләргә тели, әмма район кадрларга мохтаж була һәм аны район башкарма комитеты секретаре вазыйфасын кабул итәргә  күндерәләр.
Авыр вакытлар була – Равил өч елдан  артык бердәнбер  һәм асылда дежур тикшерүче булып кала, Наилә эш тәҗрибәсе дә булмый  торып районның башкарма власть документларын  төзүгә һәм кул куюга җаваплылыкны, халык  белән эшләү буенча социаль сәясәтне үз өстенә йөкли. Яңа Чишмә районында аларның туганнары юк, танышлары да булмый. Равил Балык Бистәсеннән, ә Наилә Актаныштан.
Район оешкан чорлар җиңел булмый, бу еллар бар халыкка да, аеруча читтән килүчеләр өчен кыен була, көнкүреш шартлары тамырдан үзгәрә: торак юк, ваннада юынып чыгу мөмкинлеге дә булмый, мунча турында әйтеп тә торасы юк. Башка районнар белән, хәтта Казанга бару өчен даими транспорт маршрутлары булмау аркасында туганнар белән аралашуда проблемалар килеп туа. Ул бит менә хәзер Кама аркылы күпердән йөрүгә ияләштек, ә ул чакларда елганың теге ярына чыгу өчен паромда чират көтүләр шулкадәр авыр иде. Боз өстеннән йөрүләрне түземсезләнеп көтә идек, ә яз җитү белән бөтенләй начар иде, эш буенча Казанга баруны беркем дә үзгәртми һәм Яр Чаллы аша барырга туры килә иде.
Эшли башлаган беренче көннәрдә үк Закировлар ярдәмчел, киң күңелле яңачишмәлеләр  һәм,  үзләре күк, башка яклардан килгән кешеләр  белән  очрашып, дуслар булып, аралашып яши башлыйлар. ЭЭМ системасында берничә ел эшләгәннән соң, Равил 1994  елдан Яңа Чишмә район суды судьясы итеп сайлана һәм, 2010 елдан район суды рәисе булып, инде менә 24 ел шул урында хезмәт куя. Шушы еллар эчендә Равил Закиров үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә, грамоталы һәм югары профессиональ судья булып тора.
Ә Наиләгә мәктәптә  эшләргә туры килми. Райисполкомда аның энергияле кеше булуын һәм тырышып эшләвен билгеләп, аны район башлыгы урынбасары итеп сайлыйлар. Һәм ул район иминлеге хакына, аның, бигрәк  тә авыл җирлекләре үсешенә үзеннән зур өлеш кертеп, 26 ел дәвамында намуслы хезмәт куя. Үз вазыйфаларына ул бик тә  җаваплы карый һәм авыл җирлекләре мәнфәгатьләрендә үз фикерендә һәрчак нык тора һәм һәр эштә аларга ярдәм итә.
Шушы еллар эчендә Закировлар гаиләсенә республикабыз башкаласы тирәсендәге    районнардан һәм Казанның үзендә дә эшләр  тәкъдим итәләр, тик алар 30 ел элек сайлаган Яңа Чишмә районына тугры булып калалар.
- Эштәге кыенлыклар, Яңа Чишмәдә яши башлаган беренче елларда көнкүреш мәшәкатьләре безнең гаиләне чыныктырды гына, - ди Равил Хамәтнур улы. - Һәм безнең монда яшәү һәм эшләү теләгебез сүрелмәде һәм үзгәрмәде.
- Яңачишмәлеләр безнең кадерле кешеләребезгә әйләнде, без район халкының күпчелеге белән үзара аңлашу таптык, үз эшебез нәтиҗәләреннән канәгатьләнү алдык, болар өчен без яңачишмәлеләргә бик тә рәхмәтле, - дип сүзгә кушыла Наилә Мирасовна.
Дәүләт хезмәтендә булганда үзеңә карата булган хөрмәт турында уйламыйсың да, шулай булырга тиеш күк, ә менә лаеклы ялга чыккач кемнең нинди мөнәсәбәттә булуын чынлап торып бәяләргә була һәм горурлык хисе белән шуны әйтә алам, яңачишмәлеләрнең миңа булган җылы карашы, хөрмәте үзгәрмәде, ул дәүләт бүләкләреннән дә кыйммәтрәк һәм кадерлерәк.
Кызлары Алинә мәктәптән соң ике ВУЗ тәмамлаган, ул гаиләсе белән Казанда  яши һәм эшли, ире Виктор белән уллары Даниэльны тәрбиялиләр. Оныклары әби-бабасын бик ярата.
Закировлар гаиләсе районда абруйлы һәм үрнәк гаилә булып тора.
Азат Мусин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев