Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гаилә көнендә очрашу

8 нче июльдә Зирекле АМЙ да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм гөрләп узды. Аны Зирекле АМЙ директоры Зөмәрия Сәлимова, авыл китапханәсе мөдире Кадрия Низамиева һәм музей хезмәткәрләре бергәләп оештырды.

Бәйрәмгә күп балалы гаиләләр, алтын туйларын билгеләүче  Рафил һәм Фәния Мостафиннар;  Мулланур  һәм  Зәйтүнә Сибгатуллиннар; 55 ел бергә яшәүче Рифгать һәм Сәкинә Фәсаховлар, быелның март аенда бергә яшәүләренә 60 ел тулуын (бриллиант туйларын ) билгеләп үткән Мотыйгулла абый һәм Бисал апа Вәлиуллиннар чакырылган иде .
Бәйрәм программасын Зөмәрия Вәлиулла кызы төзегән һәм үзе алып та барды, җыйнак кына күргәзмә дә оештырылган, презентация дә эшләнгән. Кунаклар алдында музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов, авылның ветераннар Советы рәисе Кадрия Гатина, авыл имамы Ильяс Сөләйманов чыгыш ясады, юбилярлар үзләренең чыгышларында гаилә ныклыгының нигезе кайдан башлана, бергә шундый озак еллар тату яшәүнең серләре нәрсәдә һ.б сорауларга җавап эзләделәр. Баксаң, ерак китеп тә  эзләп  йөрисе түгел икән: халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклаганда, сабыр итә белгәндә, бер-береңә, балаларыңа карата мәрхәмәтле, хөрмәтле булганда, бәхәсле мәсьәләләрне кызган чакта түгел, ә бәлки суынган чактарак хәл иткәндә, күңелеңдә ислам нуры булганда гаилә нигезе нык булачак.
Кунакларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Хәтта тугызынчы дистәне ваклаган Бисал апа Вәлиуллина үзенең эчкерсез җыры белән бәйрәмне бизәде.
Гаиләләргә бу бәйрәмнең символы булган ак ромашка чәчәкләреннән букетлар да өләшенде, аралашу чәй өстәле артында дәвам итте .
Кызганыч, чакырылган гаиләләрнең  кайберләре яхшы оештырылган, ихлас бәйрәмгә дә килмәделәр .
Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, гаиләләребез нык, тату булсын . 
Мидхәт Газыймов.
 Автор фотосы
                                                                                                                                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев