Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гаиләне мәхәббәт саклый

Алтын туйга кадәр яшәү бәхете сирәк кешеләргә генә насыйп буладыр ул. 50 ел бергә яшәү дәверендә төрлесе буладыр: яхшысы да, яманы да. Тик алтын туй мәхәббәтнең гомер буена саклануын исбатлый.


Бу көннәрдә Мөхәррәм абый һәм Сания апа Шәйдуллиннар алтын туйларын билгеләп үтә. Гаиләдә өч бала туа – ике кыз һәм бер малай. Әмма бәхетсезлеккә каршы, уллары 4 яшендә өйдәге янгын вакытында үлгән. Бергә, бер-берсенә ярдәм итеп, гаилә бу хәсрәтне сабыр гына кичерә.
Ирле-хатынлы Шәйдуллиннар үзләренең бөтен хезмәт эшчәнлеген, “Калинин” исемендәге колхозда эшләп, авыл хуҗалыгына багышлаган. Сания Галяуетдин кызы төрле эшләрдә, ә Мөхәррәм Миншакир улы бригадир һәм ындыр табагында мөдир булып эшләгәннәр. Хәзер алар лаеклы ялда, Әдәмсәдә иркен йортта үзләре генә яшиләр. Алар анда 29 ел яшәгән Бакташ поселогыннан күчеп килгәннәр.
Олы яшьтә булсалар да, үзләренең хуҗалыгы һәм бакчасы бар. Яраткан кызлары гаиләләре белән даими кайтып, хәлләрен белешеп, булышып торалар. Хәзер аларның 3 онык һәм бер оныкчыклары бар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Әдәмсә АҖ мәдәният хезмәткәрләре Мөхәррәм абый һәм Сания апа Шәйдуллиннарны юбилейлары белән котлады. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек теләде.
Светлана Борисова, Әдәмсә авылы. Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев