Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Хәрби традицияләрнең ышанычы һәм терәге

Хез­мәт­кә ча­кы­ру яше җит­кән яшь­ләр­не тан­та­на­лы шарт­лар­да ар­ми­я­гә оза­ту ра­йон­да күр­кәм тра­ди­ци­я­гә әве­рел­де. Ра­йон ха­ки­ми­я­те "П­ри­зыв­ник­лар кө­не"н үт­кә­рү­гә нык игъ­ти­бар бир­де. Бу юлы ул "Жем­чу­жи­на" бас­сей­ны­ның бик ма­тур кон­фе­ренц-за­лын­да бәй­рәм өс­тәл­лә­ре янын­да уз­ды. Га­и­лә­дә­ге­чә җы­лы шарт­лар­да би­ре­дә өч бу­ын вә­кил­лә­ре: су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­ры, ар­ми­я­гә ки­тә­се егет­ләр һәм алар­ның әти-әни­лә­ре...

Хез­мәт­кә ча­кы­ру яше җит­кән яшь­ләр­не тан­та­на­лы шарт­лар­да ар­ми­я­гә оза­ту ра­йон­да күр­кәм тра­ди­ци­я­гә әве­рел­де.

Ра­йон ха­ки­ми­я­те "П­ри­зыв­ник­лар кө­не"н үт­кә­рү­гә нык игъ­ти­бар бир­де. Бу юлы ул "Жем­чу­жи­на" бас­сей­ны­ның бик ма­тур кон­фе­ренц-за­лын­да бәй­рәм өс­тәл­лә­ре янын­да уз­ды. Га­и­лә­дә­ге­чә җы­лы шарт­лар­да би­ре­дә өч бу­ын вә­кил­лә­ре: су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­ры, ар­ми­я­гә ки­тә­се егет­ләр һәм алар­ның әти-әни­лә­ре оч­раш­ты. Бәй­рәм пат­ри­о­тик рух бе­лән су­га­рыл­ган иде. Баш­та при­зыв­ник­лар­га РФ-нең төр­ле гас­кәр­лә­рен­дә хәр­би бу­рыч­ла­рын үтәү­че та­тарс­тан­лы­лар ту­рын­да ви­де­о­ро­лик күр­сәт­те­ләр, бу бе­рен­че ми­нут­лар­да ук егет­ләр­не хәр­би хез­мәт­кә рух­лан­дыр­ды, мо­ңа өс­тәп үзеш­чән сән­гать ар­тист­ла­ры чы­гыш­ла­ры да дәрт бир­де. Ки­чә­не ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ачып җи­бәр­де. Ул дош­ман бе­лән кө­рәш­тә Ва­тан­ны сак­лап кал­ган ве­те­ран­нар­га рәх­мәт бел­дер­де, ар­мия тор­мы­шы мәк­тә­бен үтә­се яшь­ләр­гә үгет-нә­сый­хәт бир­де. Үзе­нең ар­ми­я­дә хез­мәт ит­кән ел­ла­рын ис­кә алып, ул егет­ләр­не дис­цип­ли­на сак­лар­га, көч­ле һәм нык бу­лыр­га, чын ир-ат дус­лы­гы­ның кыйм­мә­тен аң­лар­га, бе­лер­гә өн­дә­де. Хәр­би хез­мәт күп­ләр өчен җит­ле­гү, хо­лык фор­ма­ла­шу һәм нык­лык­ка бе­рен­че зур сы­нау. Шу­ңа да Вя­чес­лав Коз­лов һәм­мә­се­нә әйт­кән сүз­ләр­нең мәгъ­нә­се­нә тө­ше­нер­гә ки­ңәш ит­те. Ул хәр­би ос­та­лык­та при­зыв­ник­лар­га уңыш­лар те­лә­де, те­лә­сә кай­сы нок­та­да ра­йон егет­лә­ре без­нең ра­йон да­нын җи­бәр­мәс, ди­гән ыша­ныч бел­дер­де. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны Хә­ниф За­ри­пов бе­лән хәр­би ко­мис­сар Анд­рей Пи­чуш­кин бу­ла­чак сол­дат­лар­ны сә­лам­ләп, кот­лап, хә­ер­ле юл те­лә­де­ләр. При­зыв­ник­лар һәм биг­рәк тә шеф­лык­ка алын­ган "Сә­мум" ко­раб­ле­нә хез­мәт итәр­гә ки­тә­се биш егет өчен сюрп­риз бул­ды: кон­фе­ренц-зал­да ур­наш­ты­рыл­ган ту­ры элем­тә аша ко­рабль бе­лән элем­тә­гә кер­де­ләр. Зур мо­ни­тор эк­ра­нын­нан оч­ра­шу­да кат­на­шу­чы­лар­ны ко­рабль ка­пи­та­ны Дмит­рий Дыс­кин һәм "Сә­мум" кер­гән 41 нче ра­ке­та ка­тер­ла­ры бри­га­да­сы җи­тәк­че­ле­ге вә­ки­ле сә­лам­лә­де. "Хез­мәт итү җи­ңел тү­гел, тик мак­тау­лы, ва­кыт үтү бе­лән сез ба­ры­сы­на да өй­рә­нер­сез", - дип хәр­би ко­ман­дир­лар при­зыв­ник­лар­ны өмет­лән­де­реп ата­лар­ча җы­лы сүз­ләр иреш­тер­де­ләр. Ко­рабль­дә хез­мәт итү­че яңа­чиш­мә­ле­ләр зал­да утыр­ган әти-әни­лә­ре­нә сә­лам тап­шы­рып, тү­зем­сез­лек бе­лән як­таш­ла­рын кө­тү­лә­рен әйт­те­ләр. Пат­ри­о­тик чы­гыш­лар­ны егет­ләр рух­ла­нып бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр. Алар­га мө­рә­җә­гать итү­че­ләр хәр­би­ләр­чә тө­гәл­лек бе­лән, сүз­не кыс­ка то­тып, тәҗ­ри­бә­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шып, ки­ңәш­лә­рен бир­де­ләр. Төп бу­рыч­лар­ның бер­се - өең­нән ерак­та да әти-әни­ең ту­рын­да оныт­мас­ка ки­рәк. Бу нә­си­хәт­не су­гыш­чан би­ог­ра­фи­я­сен­нән бер эпи­зод ту­рын­да сөй­ләп, Әф­ганс­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны На­ил Лот­фул­лин җит­кер­де. Ул Лот­фул­лин­нар га­и­лә­сен­дә икен­че бу­ын Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар вә­ки­ле. Әти­се Ну­рул­ла Га­ри­фул­ла улы - Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан, улы Бу­лат - бү­ген­ге­се көн­дә при­зыв­ник. Хез­мәт ве­те­ра­ны Әс­хәт Га­риф улы За­ри­пов­ның берь­ю­лы өч оны­гы "Сә­мум"­га хез­мәт итәр­гә ки­тә, әле күп­тән тү­гел шун­нан ту­ган­на­ры де­мо­би­ли­за­ци­я­лә­неп кайт­кан. Ба­ба­ла­ры онык­ла­рын һәм бар­лык при­зыв­ник­лар­ны әти-әни­лә­ре­нә, ба­ба­ла­ры­на, өл­кән абый­ла­ры­на ла­ек­лы бу­лыр­га, ва­тан­ны сак­лау­чы­лар исе­ме­нә тап тө­шер­мәс­кә ча­кыр­ды.

Ан­нан чи­рат егет­ләр­нең әни­лә­ре­нә җит­те, алар­га чә­чәк бәй­ләм­нә­ре бү­ләк ит­те­ләр, ул­ла­ры­на исә "сол­дат на­бор­ла­ры" тап­шыр­ды­лар. Ига­нә­че­ләр­дән "Сә­мум"­да улы хез­мәт ит­кән Гөл­чә­чәк Әх­мәт­вә­ли­е­ва һәм эш­мә­кәр Әл­фия За­ки­ро­ва чы­гыш яса­ды­лар. Төр­ле ел­лар­да хәр­би бу­рыч­ла­рын үтә­гән­дә һә­лак бул­ган егет­ләр­нең әни­лә­ре­нә дә бү­ләк­ләр һәм чә­чәк­ләр бү­ләк ит­те­ләр, сол­дат­лар­ны биш ми­нут­лык тын­лык бе­лән ис­кә ал­ды­лар. Тра­ди­ция бу­ен­ча дин әһел­лә­ре: имам-ха­тыйб Ил­дар хәз­рәт һәм Ар­хан­гель­да­гы Воз­не­се­ния чир­кә­ве по­пы, про­тои­е­рей, Ге­ор­гий ата­кай ру­хи-әх­ла­кый тәр­бия һәм ке­ше­лек кыйм­мәт­лә­ре бу­ен­ча акыл­лы ки­ңәш­лә­рен би­реп егет­ләр­гә хәр­би хез­мәт­кә хә­ер-фа­ти­ха бир­де­ләр. Бик тиз­дән алар­ны нык­лык­ка им­ти­хан кө­тә, әле­гә алар җир­ле та­лант­лар­ның кон­цер­ты бе­лән рух­ла­нып, Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе­нең ос­та пе­шек­че­лә­ре хә­зер­лә­гән тәм­ле ри­зык­лар бе­лән сый­лан­ды­лар, оч­ра­шу­ның аза­гын­да ис­тә­лек­кә кү­мәк­лә­шеп фо­то­рә­сем­гә төш­те­ләр.

Пат­ри­о­тик бәй­рәм егет­ләр кү­ңе­лен­дә нык­лы ыша­ныч хи­се уят­ты: алар­га ла­ек­лы Ва­тан сак­чы­ла­ры һәм хәр­би тра­ди­ци­я­ләр­не дә­вам ит­те­рү­че бу­ла­рак ыша­ныч бе­лән һәм го­рур­ла­нып ка­рый­лар, бу өмет­не алар ак­лар дип ыша­на­лар. Һәм һәм­мә­без, алар­ның әти-әни­лә­ре, ту­ган­на­ры, дус­ла­ры, сөй­гән яр­ла­ры, тү­зем­сез­лек бе­лән хез­мәт итеп кайт­кан­на­рын кө­тә­чәк­без.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Автор фотосы (калган фоторәсемнәрне газетабыз сайтыннан карый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев