Ихтыяҗлар тулысынча канәгатьләндерелми
Октябрьнең беренче ункөнлегендә икътисад бүлеге халыктан сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм хәзерләү эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча сораштыру үткәрде. Барлыгы 413 респондент сораштырылды. "Азык-төлек товарларын кайдан сатып алуга өстенлек бирәсез", дигән сорауга сораштырылучылар: - яшәү урынындагы кибетләрдә (36 процент); - күмәртәләп сату предприятиеләрендә (13 процент) - "Пятерочкада" (39 процент) - башка...
Октябрьнең беренче ункөнлегендә икътисад бүлеге халыктан сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм хәзерләү эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча сораштыру үткәрде. Барлыгы 413 респондент сораштырылды.
"Азык-төлек товарларын кайдан сатып алуга өстенлек бирәсез", дигән сорауга сораштырылучылар:
- яшәү урынындагы кибетләрдә (36 процент);
- күмәртәләп сату предприятиеләрендә (13 процент)
- "Пятерочкада" (39 процент)
- башка шәһәрләрнең базарларында (12 процент), дип җавап бирделәр.
Тулаем алганда, халык, узган еллар белән чагыштырганда, товарны үзебездә күбрәк сатып ала башлаган.
"Кибетләрдәге ассортимент, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты сезне канәгатьләндерәме?" дигән сорауга:
- әйе (71 процент);
- юк һәм һәрвакытта да түгел (29 процент), дип җавап бирделәр. Канәгатьләнмәүнең сәбәпләре төрле: бәяләрнең югары булуы, сатучыларның тупаслыгы һ.б.
"Районда тагын мини-маркетлар ачу ихтыяҗы бармы?" дигән сорауга сораштырылган халыкның 24 проценты уңай, калганнары "юк" дип җавап бирде.
"Сәнәгать товарларын һәм көнкүреш техникасын кайдан сатып аласыз?" дигән сорауга:
- үзебезнең кибетләрдән (34 процент),
- күмәртәләп сату предприятиеләреннән (12 процент),
-Яңа Чишмә базарыннан (14 процент),
- районнан читтә (40 процент), дип җавапладылар.
Сәнәгать һәм көнкүреш товарлары ассортименты белән респондентларның нибары 23 проценты гына канәгать калган. Канәгать булмауның сәбәпләре әлеге товарны сайлаганда аларның аз санда булуында.
"Даруларны кайдан сатып аласыз?" дигән сорауга күпчелек (86 процент) халык яшәү урынында яисә район үзәгендәге даруханәләрдән, дип җавап бирде һәм нибары 14 проценты гына даруларны районнан читтә сатып ала икән.
Сораштырылучыларның 55 проценты гына район территориясендәге чәчтарашларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалана, калганнары күрсәтеләсе хезмәтләрнең сыйфаты югары булган башка шәһәрләрдәге чәчтарашларны хуп күрә.
Сораштырылучыларның күпчелеге көнкүреш техникасын шәһәрләргә барып ремонтлатырга тырышалар (андыйлар 68 процент).
"Торак пунктларда макулатура һәм икенчел чимал хәзерләү тормышка ашырыламы?" дигән сорауга дүрттән бере чамасы (24%) юк, дип җавап бирде. Ә менә макулатура һәм башка төрле икенчел чимал тапшыру турындагы сорауга күпчелеге (80%) тапшырабыз, дип җавап бирде.
Сораштырулардан күренгәнчә, район халкына сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүдә билгеле бер уңай яклар бар, әмма район халкы ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен эшлисе эшләр дә күп әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев