Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Гаилә

"Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көннәрдә дә...”

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, 5 июльдә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә гаилә парларын котлау тантанасы булып узды.


Аның мактаулы кунагы – безнең районга килгән «Бердәм Россия» фракциясеннән VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова булды. Чара «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
Тантанага балалары һәм оныклары белән 50 ел бергә гомер иткән юбилярлар, шулай ук балалары белән яшь гаиләләр чакырылган иде, аларга ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. 
Безнең районда ныклы, лаеклы һәм тату гаилә үрнәге булырлык гаиләләр аз түгел. Бу сыйфатлар, әлбәттә, вакыт белән сынала. Ирле-хатынлы Кузьминовлар, Рәхимовлар, Корневлар, Зевакиннар 50 ел инде кулга-кул тотынып яшиләр. Бу гаиләләрнең һәрберсе үзләренең гаилә стажы һәм яхшы тәрбияле балалары белән горурлана ала. Юбилярларның барысы да искиткеч хезмәт биографиясе булган, үз авыллары, үз районы, республикабыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Ә аларның балалары һәм оныклары нәсел дәвамчылары гына түгел, ә әти-әниләреннән кабул итеп алган эстафетаны, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүчеләр дә.
Бәйрәмдә гаиләләргә ромашка бәйләмнәре тапшырылды, бу нәфис кыр чәчәге гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булып тора. Бәйрәмнең тамырлары Россиянең православие үткәненә тоташа, нәкъ менә изге ирле-хатынлы, князь Петр һәм Феврония Муромскийлар бөтен сынаулар аша бер-берсенә мәхәббәт саклаган, никах һәм гаилә яклаучылары буларак чиркәү тарафыннан хөрмәтләнә. 
Быел Архангел Бистәсендә чиркәү башлыгы Георгий атакай (Юрий Николаевич Кузьминов) гаиләсенең «алтын туйларын» билгеләп үтүе дә символик мәгънәгә ия.  Җәмгыятьтә динне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча каһарманлык өчен узган ел аңа «Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины " дигән исем бирелде. Юрий Николаевич-дипломлы инженер, ярты гомерен иң иҗади һөнәргә – төзелешкә багышлый. Аның тормыш иптәше Надежда Николаевна иң игелекле һәм шәфкатьле һөнәр иясе - шәфкать туташы. 1995 елда гаилә башлыгы үз гомерен Ходайга һәм кешеләргә хезмәт итүгә багышларга дигән карар кабул итә. 22 ел инде Георгий атакай дин юлында хезмәт итә, ә аның хатыны – матушка Надежда иренә олы терәк. Аларның ике улы һәм ике оныгы бар. Георгий атакай бәйрәмне үткәрүгә үзенең хәер-фатихасында гаиләне нинди традицияләрдә кору кирәклеген, ир-атлар һәм хатын-кызлар берлегенең нинди булырга тиешлеген һәм анда яхшылык, тынычлык, намуслылык һәм мәхәббәт хөкем сөргәндә гаилә нәрсәгә ирешә алуын искә төшерде. Чарага җыелган яшь гаиләләргә шагыйрь Степан Щипачевның "Любовью дорожить умейте, с годами дорожить вдвойне" дигән шигырен укыды. 
Әсгать һәм Гөлия Рәхимовлар гаиләсе - гади булмаган наз һәм үзара аңлашу үрнәге, дип билгеләп үтте алып баручылар.  Гаилә башлыгы 46 ел  Чаллы Башында туган колхозында механизатор булып эшләгән, аның хатыны Гөлия Хәмит кызы 40 ел хезмәт куйган алдынгы савымчы. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә кызлары исә әти-әниләрен биш онык белән сөендергәннәр. Инде ике оныкчык үсеп килә. 
Мария һәм Валентин Корневлар Черемухово Бистәсендә туып – үскәннәр, гомер буе шунда бергә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр – Мария Ивановна ФАПта медицина хезмәткәре, Валентин Дмитриевич - шофер. Мария Ивановна «Хезмәт ударнигы», «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән, гаилә башлыгы – «Хезмәт ветераны».  Күп еллар ирле-хатынлы үз үрнәкләрендә тату һәм хөрмәткә лаек гаиләне ничек төзергә кирәклеген күрсәтәләр. Шул исәптән  бердәнбер уллары Александр өчен дә, ул да гаилә корып, туган авылында яши. 
Яңа Чишмәдән Нина Һәм Александр Зевакиннар бер-берсен балачактан ук белгән, бергәләп авылның бер мәктәбенә йөргән, аннары балалары Олег һәм Ольга да шунда укыган. 12 июльдә  үзләренең гаилә берлеген ныгытуларына нәкъ 50 ел тула. Александр Иванович гомере буе ветеринария табибы булып эшләгән. Күпьеллык һөнәри хезмәте өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелгән.  Нина Михайловна һөнәре буенча мәктәпкәчә белем бирү педагогы. 45 ел эчендә тәрбияче дә, методист та һәм мөдир булып эшләргә дә туры килгән. Аларның да туган җирдә яшәп калган балаларының үз тормышы инде.
Юбилярларны хөрмәтләү буенча мактаулы миссияне Ольга Павлова үз өстенә алды. Ул бәйрәмне оештыручыларга (район хатын - кызлар Советы, ЗАГС, мәдәният бүлекләре, РМЙ) рәхмәт белдерде, гаиләдә тәрбия бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. - Мондый искиткеч балалар тәрбияләүче ата-аналарны күрү зур бәхет. Беркем дә берәүне дә өйрәтми, мәктәп тә, абый да, апасы да, гаилә генә ышаныч, рухият, традицияләрне буыннан-буынга тапшыра. Сезнең хезмәтегез, сезнең тормышыгыз нәтиҗәсендә генә яшь буын киләчәккә оптимизм белән карый. Сезнең алда баш иябез! Гаиләләргә Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырганда Ольга Ивановна аларның һәркайсы өчен кирәкле җылы сүзләр тапты. 
Тубылгы Тау авылыннан Ринат һәм Фәридә Әбдрәфыйковлар гаиләсенең бөтен хезмәт тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Ул механизатор, хатыны сыер савучы булып эшли. 26 ел элек алар үз язмышларын берләштереп, биш бала тәрбияләп, балаларын хезмәткә, намуслы һәм тәртипле булырга өйрәткәннәр. Инде оныклары бар. Тату гаилә авылдашлары арасында хөрмәткә лаек. Нәкъ менә шушы лаеклы гаиләгә " Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Чарада катнашучыларга җылы сүзләр белән район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады.
Ике яшь пар Котовлар һәм Анисимовлар гаиләсе район башлыгы урынбасары һәм районның хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова кулыннан икенче бала тууы өчен ана (гаилә) капиталына сертификатлар алдылар. Моннан тыш, Надежда Ивановна яшь әти - әниләргә бүләкләр, чәчәкләр, ә өлкән балаларга йомшак уенчыклар тапшырды һәм аларны гаиләдәге сабыйлары туу белән җылы котлады. Аның котлауларына һәм теләкләренә район Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева да кушылды.  
Бәйрәм чарасын район мәдәният йорты, Архангел һәм Акъяр авыл мәдәният йорты вокаль коллективлары һәм солистлары, балалар бию ансамбле чыгышлары бизәде. Чара традиция буенча чакырылган гаиләләр һәм дәрәҗәле кунаклар хөрмәтенә фотога төшеп, «тантана сәбәпчеләренә» бер-берсенә ышану һәм бетмәс-төкәнмәс гаилә бәхете теләп тәмамланды.

Ольга ИВАНОВА.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев