Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Намус белән хезмәт куйганнар

Кайчандыр 800 йортлы, хәтта базары да булган Рус Чабаксары авылы зур авылларның берсе булган, монда атна саен үз авылының һәм читтән килгән сәүдәгәрләр җыелган.

-Әйе, бар иде андый вакытлар, - дип сөйли 75 яшьлек Александр Николаевич Парамонов (без аларда кунакта идек). - Кайчандыр монда 800 йорт, ике катлы мәктәп, ике "Дружба" һәм "Парткоммуна" колхозы, ике зур ферма, 5000 баш сарык, 900 МЭТ бар иде. Ә хәзер нибары 50 йорт калды, аларда да нигездә картлар гына яши.
Александр Николаевич ни сөйләгәнен яхшы белә: ни дисәң дә, 20 елдан артык "Закамский" совхозына кергән Рус Чабаксарының комплексы бригадасы идарәчесе булып эшләгән. Авыл хезмәте дә яшьтән таныш аңа: җәен малай чакта комбайнчыга булышкан, кышын дуңгыз фермасында эшләгән. Армиядән соң авылдагы балта осталары бригадасында ферма төзегән, аннары 10 ел тракторда эшләгән. Александр Николаевичның гомуми хезмәт стажы 43 ел. Аның хатыны Нина Егоровна (ул да шушы авылдан) 20 ел сыер савучы һәм 16 ел пенсиягә кадәр совхоз заправкасында ЯММ җибәрүче булып эшләгән.
-Бөтен көчебезне куеп эшләдек, ә эш шартлары авыр иде: 10 ел буе көненә 3 тапкыр кул белән 12-15 әр сыер сава идек, аннары 10 ел аппарат белән эшләдек. Үзебез утын кистек, су ташыдык, суны җылыта идек. Сыерлар бозаулаганда фермада кундык. Өйне, балаларны карарга вакыт булмады. Каенанама рәхмәт, аның белән 22 ел яшәдек, өч баланы үстерергә булышты, - дип искә ала Нина Егоровна. - Бәрәңгене, чөгендерне утырттык, утадык, җыештырдык, ел әйләнәсенә резин итекләрдән булдык. Хәзер барысы да үзен сиздерә: куллар да, аяклар да авырта.
Нина Егоровнаның да хезмәт биографиясе шундый ук: 7 сыйныфтан соң кукуруз звеносына билгеләгәннәр, аннары төрле эшләрдә эшләгән. Авыл яшьләренә ул чакларда паспорт бирмәгәннәр һәм барысы да колхоз һәм совхозларга эшкә килгән. Алар 1962 елда өйләнешәләр, клубта, биегәндә танышалар. Ул клубта гармунда уйный, ә җитез кыз - җырлаган һәм биегән. Бер көн дә дуслашып йөрмәгәннәр, егет аңа шунда ук тәкъдим ясаган. Кышны бергә яшәп үткәргәннәр, өй төзи башлаганнар һәм тормыш акрынлап алга барган.
Шәхси тормышларын Парамоновлар аз искә алалар, күбрәк эш турында сөйлиләр. Чөнки шәхси тормыш дигәне аз булган шул. Иртәдән төнге караңгыга чаклы эшләгәннәр.
-Юл юк иде, сөтне йә Чистайга, йә Яңа Чишмәгә ташыдык, - дип искә ала Александр Николаевич җитәкче булып эшләгән елларын. - Барысы да җитди, кырыс, тәртип иде. Бер баш мал үлсә, үзеңә дә җавап тотасы иде.
Бервакыт Чистай шәһәр комитетының беренче секретаре Григорий Полющенков белән кырларны карап үтүләрен искә алды ул. Тегесе исә алдан ук: "Тик кара аны, Александр Николаевич, басу кырыенда бер генә чүп үләне күрим...", -дип кисәтеп тә куйган.
-Һәм кырга килеп җиткәндә, куркуымнан, һәр башак солычык булып күренә башлады, гәрчә бу чүп үләне анда күренмәсә дә, - дип елмаеп искә алды Александр Николаевич.
Парамоновлар намуслы хезмәт куйганнар, өстәвенә җәмәгать тормышында да актив катнашканнар, Чистайга сессиягә барганнар, чөнки икесе дә авыл советы депутаты булган. Яхшы эшләгән өчен аларның медальләре, хезмәт бүләкләре бар. "Данлы хезмәт өчен", "В.И. Ленинның тууына 100 яшь тулуга карата" бирелгән медальләрне шушы чорда тәрбияләнгән кешеләр бик кадерле бүләк итеп саклыйлар.
Кызганычка каршы, Рус Чабаксарында йортлар саны елдан-ел кими бара, елга артындагы урамда алар үзләре генә калгач, уллары Николай аларны үзе янынарак ала, 6 ел элек улының өе белән күрше йортны сатып алалар. Йорт ташландык хәлдә була, тик Александр Николаевичның оста куллары (балта эшен куллары онытмаган әле аның), улы, кызлары Галина һәм Татьяна (икесе дә Чистайда яши), кияүләре, оныклары (җиде онык, биш оныкчыклары бар) ярдәмендә әлеге өй акрынлап барлык уңайлыклары булган йортка әверелә. Икесе дә 16 ел пенсиядә инде. Бакчага суган, помидор, кыяр, бәрәңге кебек яшелчәләрне үзләре утырталар. Йорт хуҗасы үзе 30 ел буе умарта тоткан, күптән түгел генә бу эшне улына тапшырган. Дуңгыз да асрыйлар, иткә тагын 10 куяннары бар.
-Сынап карар өчен генә сатып алган идек, ни килеп чыгар, карарбыз, - ди Александр Николаевич. Кайчакларда хуҗа кеше, яшьлек елларын искә төшереп, кулларына үзенең яраткан гармунын ала.
-Хәзер бөтен нәрсә бар, яхшы яшибез, пенсияне өйгә китереп бирәләр, балалар бар эштә дә ярдәм итәләр, - дип сөйли Нина Егоровна. - Әле йөреп торган иске "Москвич" бар, шундый ук, тик бераз яңаракка алыштыру хыялы бар. Сәламәтлек кенә чамалы, буынга протез куйдыру өчен операция көтәм, чөнки аякларым нык авырта. Үзем дә группада - өч ел элек ашказанына операция булды. Шулай да чирләргә бирешми, үзеңдә көч табарга һәм һәр көнгә сөенеп яшәргә кирәк. Без нәкъ шулай эшлибез дә инде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X